Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә песи һәм эт исе кебек сасыларны ничек бетерергә?

Киндер тукымадан уч төбе кадәр генә капчыклар тегеп, шунда бөтнек, карлыган яфраклары, әфлисун кабыгы, кофе бөртекләре тутырып, тәмле ис чыгарырга була.

news_top_970_100
Өйдә песи һәм эт исе кебек сасыларны ничек бетерергә?
Михаил Захаров

Эт яки песи асрый башлаганчы, аның исен ничек кичерәсен уйлагыз. Хайван ята торган урында сидек исе, башка төрле исләр булуы ихтимал. Фатирдагы исне лавр яфрагы белән бетереп була. Моның өчен берәр савытта лавр яфрагын яндырырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Өйдәге исне ислемай кебек әйберләр белән бетереп булмый. Бу азга гына ярдәм итә. Хайванның оясын ешрак юыгыз. Суга аш серкәсе өстәгез, урынга коры дезодорант сибегез.

Коры дезодорантны 1 чәй кашыгы розмарин, корица порошогы һәм аш содасы салып ясагыз.

Төрле үләннәрдән саше ясарга була. Моның өчен киндер тукымадан уч төбе кадәр генә капчыклар тегеп, шунда бөтнек, карлыган яфраклары, әфлисун кабыгы, кофе бөртекләре тутырыгыз. Бу капчыкны бүлмәгә элеп куегыз.

Сасы ис фатирга тискәре йогынты ясый. Йокы яки кунак бүлмәсеннән яшел чәй исе, алгы бүлмәдә сасы аяк киеме, аш бүлмәсендә каткан май, бәдрәфтә унитаз исе килсә, фатирда рәхәт булмаска мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100