Аяк-кулларны ни сәбәпле көзән җыера? | intertat.tatar

Аяк-кулларны ни сәбәпле көзән җыера?

Көзән җыера башласа, аяк бармакларына ябышып, табанны үзегезгә таба тартыгыз.

Көзән җыеру — мускулларның үзлегеннән тартышуы, ул бик каты авырту хисе тудыра. Мускулны кыстырып куйган кебек, кеше селкенә алмый. Гадәттә, балтыр сөяге мускулын көзән җыера. Моның сәбәпләре фактлар сайтында аңлатыла.

Көзән җыеру канда АТФ (аденозинтрифосфор кислотасы) микъдары кимү һәм матдәләр алмашы начарлану аркасында килеп чыга. Шулай ук идарә итә торган нейроннарның күбесе берьюлы мускул кыскару турында сигнал бирә башласа да, спазм барлыкка килә. Мәсәлән, организмда В6 витамины җитмәсә шундый хәл күзәтелә. 

Көзән җыеруның төп сәбәбе натрий, магний һәм калий җитмәүдән була. Ләкин башка сәбәпләр дә булуы ихтимал. Шуңа күрә тәҗрибәле белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Билгеле бер матдәләр җитмәгәнгә көзән җыера» дигән теория инде йөз ел чамасы элек барлыкка килгән. Аны «кочегар авыруы» дип тә атаганнар. Нәкъ менә алар бик каты тирләп, организмнан натрий юылып чыкканга, көзән җыерудан интеккән. Шул вакытта табиблар «тоз җитешмәгәч, мускул күзәнәкләре аралыгы кыскара һәм нәтиҗәдә нерв күзәнәкләренә басым арта» дип тә аңлаткан.

Көзән җыеру төрле авырулар — мәсәлән, эпилепсия, шикәр диабеты, гормональ фон бозылу белән дә аңлатылырга мөмкин. 

Шулай да көзән җыера башлауга, тоз савытына үрелмәгез, тартылган мускулны сузарга тырышып карагыз. Аяк бармакларына ябышып, табанны үзегезгә таба тартыгыз, мускул сузылыр һәм авырту бетәр. 

Көзән җыеруны булдырмау өчен дөрес тукланырга, витаминнар һәм микроэлементлар дәрәҗәсен контрольдә тотарга, физик йөкләмәне чамалап торырга кирәк.