Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбанга нәрсә чалырга, тиресен кая куярга, канын нишләтергә, итен сатарга ярыймы?

Корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

news_top_970_100
Корбанга нәрсә чалырга, тиресен кая куярга, канын нишләтергә, итен сатарга ярыймы?

Быел Корбан гаете 20 июльгә туры килә. Татарстан Диния нәзарәте корбанлык хайван турында аңлатма бирде.

Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

  • дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),
  • сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
  • сарыклар (яки кәҗәләр).
  • Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.

Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:

  • дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.

Корбанлык хайван сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый:

  • ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
  • һичьюгы бер аягы аксак булса, әгәр аның аксаклыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
  • авыру, ябык булса;
  • колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).

Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:

  • тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
  • кастрацияләнгән булса,
  • кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).

Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:

  • корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
  • әгәр ярлы булса – ничек бар, шулай калдыра.

КОРБАННЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

  • корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
  • җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә: әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
  • әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
  • корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.

Хайванның тиресен:

  • сәдака итеп бирергә;
  • хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
  • яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100