Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң гомерлеккә кала торган билгеләр

Табиблар коронавирус белән авырып терелгән кешеләрдә бетми торган чирләрне атады.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганнан соң гомерлеккә кала торган билгеләр
Михаил Захаров

Коронавирус авыруы белән бер тапкыр чирләгән кешеләр гомер буена үзгәреп кала. Бөекбританиянең Сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте белгечләре шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда The Daily Telegraph басмасына сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Белгечләр фикеренчә, яңа төрдәге авыру белән чирләгән һәр өченче кеше гомере буена үпкәләре зыян күргән килеш кала, алар хроник арыганлыктан интегә, психологик җитешсезлекләре була, Covid-19 баш миенә зыян китерергә мөмкин, Альцгеймер авыруы куркынычы арта.

COVID-19 белән авыручыларны савыктыра торган үзәк табибы Хилари Флойд хроник авырулары булмаган һәм урта яшьтәге кешеләрнең коронавирус белән авырып терелгәч тә эшкә яраксызлыктан һәм хроник арыганлыктан интегүенә гаҗәпләнә.

Белгечләр статистика саннарына карап, COVID-19 белән авырган кешеләрнең 30 процентында киләчәктә үпкәләр фиброзы була дип фаразлый.

Коронавирус кичергән кешеләрнең яртысыннан артыгы гомер буена физик, когнитив һәм психологик җитешсезлекләрдән интегә. Аларның 70 проценты саташып интегергә мөмкин. Ковид белән авырып хастаханәдән чыккан һәр унынчы Британия кешесенең йөрәгенә зыян килүе ачыкланган.

Коронавирус белән чирләгәннән соң кабат аякка басып бетү өчен бер ел чамасы вакыт кирәк, ләкин алар беркайчан да тулысынча сәламәт булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100