Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бит тиресен боза торган биш начар гадәт

Тиредән бүленеп чыккан май һәм юып алынмаган косметика тире күзәнәкләрен пычрата, сыткычлар чыгара һәм тирене киптерә.

news_top_970_100
Бит тиресен боза торган биш начар гадәт
pixabay.com/ru

Төнгә каршы бит тиресен начар чистарту, тәмәке тарту, баллы ризык ашау һәм бетчәләрне дөрес дәваламау тирегә начар йогынты ясый. Бу хакта «Здоровье с Еленой Малышевой» порталына сылтама белән РИА Новости яза.

Йоклар алдыннан битне тиешенчә чистартып бетермәү тирене боза. Чөнки төнлә тире чиста булса гына күзәнәкләр яңара, тернәкләнә.

«Тиредән бүленеп чыккан май һәм юып алынмаган косметика тире күзәнәкләрен пычрата, сыткылар чыгара һәм тирене киптерә», — диелә сайтта.

Тагын бер начар гадәт — тәмәке тарту. Ул вакытта тирегә кан азрак килә, шуның аркасында аңа кислород һәм туклыклы матдәләр тиешенчә җитми. Тәмәкедәге агулы матдәләр аркасында тән тиресе сыгылмалылыгын, тыгызлыгын югалта.

Шулай ук кояштан саклый торган кремнарны көнгә бер генә мәртәбә куллану да тире белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

«Мондый чараларны елның теләсә кайсы вакытында сөртергә була һәм урамга чыгар алдыннан һәрвакыт яңартырга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Баллы ризыклар ашау аркасында да тире кояшка сизгер була, шомалыгын, сыгылмалылыгын югалта.

Тагын бер сәбәп — сыткыларны дөрес дәваламау. Бетчә сыту шрамнар китереп чыгарырга яки инфекция кертергә мөмкин. Шуңа күрә, аларны бензоилпероксид һәм салицил кислотасы ярдәмендә дәваларга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100