Россиядә яшәүчеләргә дөрес туклану өчен нинди биш ризык ашарга кирәк? | intertat.tatar

Россиядә яшәүчеләргә дөрес туклану өчен нинди биш ризык ашарга кирәк?

Нурия Ди­а­нова төрле халыкларның ашказаны-эчәклек микрофлорасы билгеле бер типта булуын әйтә.

Табиб-га­стро­эн­те­ро­лог, диетолог Нурия Дианова Россиядә яшәүчеләргә кышын һәм язын рационга җитен орлыгы, кишер, киви, цитруслылар һәм солы боткасы кертергә киңәш итте. Бу турыда ул «Звезда» каналына сөйләгән.

Дөрес туклану өчен үзегез яши торган төбәктә һәм сезонлы үсә торган ризыкларны ашарга кирәк. 

Нурия Ди­а­нова сүзләренчә, билгеле бер урында озаклап яши торган төрле халыкларның ашказаны-эчәклек микрофлорасы туклануның билгеле тибына җайлаша. Үзәк Россиядә яши торган кешеләргә җитен орлыгына игътибар итәргә кирәк.

«Тарттырылган җитен орлыгы, нәкъ менә тарттырылганы файдалы. Без аннан файда алабыз, зыян түгел. Эчәклеге белән проблема булган кешеләрнең күбесенә җитеннең орлыгы зыян китерергә мөмкин. Минемчә, чистартылган орлык та файдалы, аны ваклап, теләсә нинди салатка салып була», — ди табиб.

Ул шулай ук киви һәм цитруслылар ашарга киңәш итә. Солы боткасының файдалы булуын да искәртә.

«Солы боткасы безнең төбәк ризыгы, анда катлаулы углеводлардан тыш, уникаль состав була, ул бавырның симерүе белән көрәшә», — ди Дианова.

Кишер исә А витаминына бай, аны пешереп тә, чи килеш тә ашарга була. Кишер аз калорияле, тик А провитамины күп була, ди ул.