news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кофеин баш миенең танып-белү эшчәнлегенә нинди йогынты ясый?

Галимнәрнең яңа ачышы нәтиҗәләре буенча, көн саен кофеин кулланган кешеләрнең баш миенең соры матдәсе үзгәрә.

news_top
Кофеин баш миенең танып-белү эшчәнлегенә нинди йогынты ясый?

Базел университеты галимнәре көн саен кофеин куллану баш миенең соры матдәсенә тәэсир итүен ачыклаган. Алар көн саен даими рәвештә кофе эчүче 20 кешене тикшергән. Бу турыда Cerebral Cortex басмасына сылтама белән РЕН ТВхәбәр итте.

Беренче этапта кешеләргә кофеинлы таблеткалар биргәннәр, икенчесендә — буш таблеткалар — плацебо эчерткәннәр. Сыналучыларның баш миенең соры матдәсен һәм йокы сыйфатын тикшергәннәр.

Шулай итеп, тикшерүчеләр кешенең баш мие үзгәрүен ачыклаган. Көн саен кофеин кулланучыларның баш миенең соры матдәсе күләме кимегән. Кофеин кулланмаучыларда күләм зуррак булган.

Үзгәреш чигәнең медиаль өлешендә, шул исәптән гиппокампда — баш миенең хәтер туплау өчен җавап бирә торган өлешендә күбрәк булган.

«Тикшеренү нәтиҗәләре кофеинның баш миенә тискәре йогынтысы турында сөйләми. Ләкин, шунысы аермачык, көн саен кулланганда, ул когнитив функцияләргә тәэсир итә», — дип аңлаткан профессор Кэролин Рейчерт.

Ун көн кофе эчми торгач, баш мие кабат үз халәтенә кайтуы ачыкланган.

  • Когнитив (танып-белү) функцияләр - баш миенең иң катлаулы эшчәнлеге, аның ярдәмендә кеше дөньяны танып-белә, мәгълүмат туплый, анализлый, исендә калдыра, хәтерли һ.б.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар