Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен көндез йоклау зарарлы?

Тәүлегенә тугыз сәгатьтән күбрәк йоклаучыларда инсульт, тәүлегенә 7-8 сәгатькә кадәр йоклаучыларга караганда, 23 %ка ешрак була икән.

news_top_970_100
Ни өчен көндез йоклау зарарлы?
https://pixabay.com/ru

Көндез яки төнлә тугыз сәгатьтән дә күбрәк йоклаган кешеләрдә инсульт күбрәк була икән. EurekAlert сайты хәбәр иткәнчә, Кытайның Уханьдагы Фән һәм технология университеты галимнәре шуны ачыклаган.

Алты ел дәвам иткән тикшеренүдә инсульт кичермәгән һәм сәламәтлекләрендә башка проблемалар теркәлмәгән 31,7 мең кеше катнашкан.

Анкета нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның 8 %ы көндез 90 минут һәм аннан да озаграк йоклаган, ә 24 %ы – тәүлегенә тугыз сәгатьтән күбрәк. Соңгыларында инсульт, тәүлегенә 7-8 сәгатькә кадәр йоклаучыларга караганда, 23 %ка ешрак булган. Көндез йокларга яратучы кешеләрдә инсульт 85 %ка күбрәк күзәтелгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100