Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уылдыкның чыны нинди була?

Сөләйман балыклар май уртасыннан сентябрьгә кадәр уылдык чәчә.

news_top_970_100
Уылдыкның чыны нинди була?
https://pixabay.com

Чын уылдык пластик савытта булмый, ә калай савытта оксидлаша, аның файдасы кими. Иң яхшысы — пыяла савыт. Кибеттән уылдык алганда шуңа игътибар итегез. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Эшләп чыгару вакытын карагыз. Сөләйман балыклар май уртасыннан сентябрьгә кадәр уылдык чәчә, банкаларга шул вакытта тутырылырга тиеш. Юкса бу туңдырылган ярымфабрикат яки имитация була.

Банкада уылдык болганып йөрмәскә тиеш. Ул тигез генә шуарга мөмкин. Банканы астын-өскә әйләндерсәң, сыйфатлы уылдык аска төшми, ә шуа башлый.

Идеаль составта уылдык һәм тоз гына булырга тиеш. Ләкин еш кына консервантлар кушалар. Бу сорбин кислотасы Е200 һәм натрий бензоаты Е211 булырга мөмкин.

Чын уылдыктан балык исе килергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100