Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыр хисләрдән ничек арынырга?

Сабыр төбе — сары алтын, дисәләр дә, табиблар һәм психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә. Башкортстанның «Яңа көн» газетасының 2021 елның 10 декабрь санында авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәләр.

news_top_970_100
Авыр хисләрдән ничек арынырга?
https://pixabay.com/ru

Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.

Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр.

Рәсем яса. Күңелең ни тели, шуны яса. Сул кул белән ясасагыз, тагы да яхшырак, чөнки ул эмоциональлек өчен җавап бирә торган баш миенең уң ярымшары белән бәйле. Шулай ук күзләреңне йомып та ясарга була. Анда аңлашылмаган сызык, бизәкләр булырга мөмкин һәм бу шулай булырга тиеш тә.

Сула. Сулыш нерв системасы белән бәйле, шунлыктан тирән итеп, күкрәк тутырып сулау кирәкмәгән хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә. Сулыш гимнастикасы күнегүләре интернетта җитәрлек. Әлеге күнегүләр, беренчедән, тынычландырса, икенчедән, сәламтлек өчен дә файдасы бик зур.

Әйтәсе килгәнеңне әйт. Кайчак әйтәсе килгәнеңне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яисә нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин.

Яз. Компьютер яки телефонда язма, ә нәкъ менә кулдан язу кирәк. Үзеңне борчыган хисләр, хәлләр турында бернинди анализ, фикерләрсез, нәтиҗәләрсез генә яз. Күңелеңә җиңел булып киткәнче, башыңа нәрсә килә, шуны яз.

Бәргәлә. Монда сүз кемне дә булса тотып бәргәләү турында бармый. Ачу килгәндә йодрык төйнәү, нәрсәгә булса да сугып аласы килү теләге туарга мөмкин. Мондый вакытта спорт залына барып, «груша» төеп кайтырга була. Яки мендәр, келәм, диванны каккалап керсәң яхшы. Беренчедән, тынычланасың, икенчедән, чисталык үзе үк кәефне күтәреп җибәрәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100