news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узып баручы елның иң популяр сүзе нинди?

Сораштыруда катнашучылар «коронавирус» сүзе белән беррәттән, «дистанцион уку», «үз-үзеңне изоляцияләү», «читтән торып эшләү» сүзтезмәләрен атаган.

news_top
Узып баручы елның иң популяр сүзе нинди?
https://pixabay.com

ВЦИОМ уздырган сораштырудан соң, 2020 елда иң популяр сүз дип «коронавирус» табылган. Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Икенче урында «Конституциягә төзәтмәләр» сүзтезмәсе. Бу турыда сораштыруда катнашучыларның 29 проценты хәбәр иткән.

Өченче урында «дистанцион уку», «үз-үзеңне изоляцияләү», «табиблар» сүзләре. Катнашучыларның 23 проценты шундый фикердә.

Дүртенче урында 19 процент белән «кризис» сүзе.

Бишенче урында «билгесезлек» сүзе, 16 процент белән.

Алтынчы урында «вакцина» сүзе, аны сораштыруда катнашучыларның 12 проценты атаган.

Җиденче урында 11 процент тавыш белән «читтән торып эшләү» сүзтезмәсе урнашкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар