Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Моңсу җырлар тыңлау кешегә нинди зыян сала?

Табиб Энҗе Кадыйрова татар халкының моңланырга яратуын анализлый.

news_top_970_100
Моңсу җырлар тыңлау кешегә нинди зыян сала?
pixabay.com/ru

«Моңсу җырлар тыңлап, моңланып, күзләр юешләтеп утыру татар халкына аеруча хас. Нәрсә ул җыр кеше өчен?

✔️куңел күтәрү ысулы

✔️моң-зарны бушату ысулы

Ә хәзер төп мәсьәлә: моң-зар гел җыр ярдәмендә бушатыла торган булса, кешеләр белән мөнәсәбәт бозыла башлый. Әйтәсе сүзләр әйтелми. Мөлдерәмә тулы күзләр генә керфек селкетеп утырып калалар. Сүзләр әйтелмәгәч, аралашуның сыйфаты кими. Җыелган төер һәм үпкәләүләр берәр көнне шытырдатып янәшәдәге кешенең йөрәген тишә. Әлбәттә, авырттырырлык итеп тишә.

✔️Шулай ук җырлар тыңлап, моңланып утыру дофамин күләмен киметә. Дофамин — ул күңелгә рәхәтлек хисен бирүче гормон. Наркоманнар, хәмер эчүчеләрнең дофамин күләме бик тиз бетүчән. Шуңа алар еш наркотик, эчәргә сорый. Көй тыңлау, инстаграм челтәре карау, сериалларны туктамыйча карап утыру — һәрбер озак дәвам ителә торган нәтиҗәсез гамәл шулай ук дофаминны тиз юкка чыгара. Нәтиҗәдә:

✔️ялкаулык

✔️акчасызлык

✔️йортта тавыш-гауга

✔️күңелдә моңсулык

Наркоман булабызмы? Җавап көтәм», — дип язган Энҗе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100