Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы сулы мичкә салкында шартлап ярылмасын өчен нишләргә?

Мичкәгә пластик шешәләр яки бүрәнә салып калдырырга кирәк.

news_top_970_100
Бакчадагы сулы мичкә салкында шартлап ярылмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Күпләрнең бакчасында су тутырылган мичкә була. Җәй көне ул бик яхшы ярдәм итә, ә кыш көне аның үзенә ярдәм килүе ихтимал. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Физика законнарын каршы барып булмый, әлбәттә. Мичкәдән су түгәргә онытып китсәң, кыш көне анда су ката һәм шартлый. Шуңа күрә мичкәдән суны түгеп, үзен әйләндереп каплап калдыру хәерле.

Су түкмичә дә, мичкә саклау ысулы бар. Моның өчен мичкәгә пластик шешәләр салып калдырырга кирәк. Мичкәдә су катса, боз савытның төбенә һәм кырыйларына басым ясый башлый. Ләкин пластик шешәләр «басым үзәген» күчерергә ярдәм итә.

Башта шешәгә бер авырлык беркетегез. Шешәнең бер өлеше суга батарлык булсын, башка өлеше су өстеннән калкып торсын.

Эченә ком тутырылган берничә шешәне мичкә төбенә салыгыз. Болай эшләү дә «басым үзәген күчерү» өчен ярдәм итә.

Мичкә эченә бүрәнә кисәген аударып урнаштырырга да була. Аның бер өлеше су өслегендә калсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100