Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Духовкада пешергәндә ризыкны тәмсезләндерә торган җиде хата

Мичтә ризык әзерләгәндә берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

news_top_970_100
Духовкада пешергәндә ризыкны тәмсезләндерә торган җиде хата
Салават Камалетдинов

Дөрес эшләмәсәң, ризыкның тәме бозылуы ихтимал. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Рәшәткә урыны дөрес түгел. Мич эчендә температура бертигез булмый. Өске якта һәрвакыт эссерәк. Ризыкның өсте кызарып пешсен өчен табаны өскәрәк куярга кирәк. Астарак булса, ризыкның өсте килмәс. Уртада температура тигез була, биредә ризыклар тигез пешә. 

Конвекция функциясен кулланмау. Конвекция режимында вентилятор эшли, мичтә температура тигез була. Ризык кетердәп пешә, артык дым мичтән кудырыла. Бу режимны эшләткәндә, түбәнрәк температурада пешерәләр, ә ризыкны әзерләү вакыты кимрәк була. Конвекция режимында пешергәндә сайрак эчле таба кулланырга, духовкага әйберләрне азрак куярга киңәш ителә.

Духовканы савыт-сабаны чистарту өчен дә кулланып була. Пычрак табаларны духовкада ярты сәгать кыздырып алгач, ябышкан ризык кисәкләре тизрәк куба, чистарту җиңелрәк була.

Савыт-сабаның төсе дә әһәмияткә ия. Караңгы төсле савыт тиз кыза, ачык төслеләре исә акрынрак җылына. Өсте кызарсын өчен, ризыкны караңгы төсле савытта пешерегез, нәфисрәк ризыкларны ачык төсле савытта әзерләү хәерле.

Духовканың прокладкасын алмаштырырга кирәк. Ул тыгыз булмаса, духовка ишеге яхшы ябылмый, температура дөрес булмый, пыяланың эчке ягында дым җыела. 

Мичкә фольга җәергә ярамый. Май, азык калдыклары төшеп катмасын өчен, күпләр мич төбенә фольга куя. Ул җылылык кайтара, ризык дөрес пешми. Фольга эреп, мичне дә бозарга мөмкин. Өстәвенә, һава агымы дөрес булмыйча, өйгә ис газы чыгуы да ихтимал.

Духовка мичен каты итеп кыздыру өчен кулланып була. Рәшәткәне алып куеп, савытны мич төбенә куярга да була. Бу очракта ризык ныклап кыза, өсте дә кетердәп тора. Мич төбендә көчле һава агымы була, карамельләшү процессы тизрәк бара, бу гади утта табада кыздырганнан да яхшырак килеп чыга. Ризыкның эче исә йомшак булып кала. Бу рецептны кулланганда майны күп итеп салырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100