Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгучыларга мунча керү өчен биш киңәш

«Мунча керү артык авырлык китермәсә генә файдалы була», - ди 40 ел мунчачы булып эшләүче ир-ат.

news_top_970_100
Ябыгучыларга мунча керү өчен биш киңәш
Салават Камалетдинов

Бераз ябыгу өчен мунчага керү дә ярдәм итә икән. 40 ел чамасы мунчачы булып эшләүче Валерий Ермолаев мунча керү серләре турында «Челнинские известия» сайтына сөйләгән.

Ябыгырга теләсәгез, мунчага кергәч, гел күп итеп пар чыгарып тормагыз. Чабынган саен, мунча ташына 200-300 мл су сибү җитә.

Парлана торган бүлмәгә беренче тапкыр кергәндә 3-5 минут кына торыгыз, бераз җылынып чыгыгыз. Бу вакытта ятып тору хәерле, яткан килеш организмнан күбрәк сыеклык чыга

Икенче тапкыр кергәндә 5-6 минут парланыгыз, бу юлы да ятып тору хәерле.

Аннары кергәндә себерке белән массаж ясарга, тәнне себеркеләр белән ышкырга була.

Шушы кагыйдәләрне үтәсәң, парлана торган бүлмәнең файдасы күбрәк булыр. 

Тик артыгын кыланмагыз. «Мунча керү артык авырлык китермәсә генә файдалы була. Ябырга теләүчеләр шуны аңларга тиеш: парлана торган бүлмәдә билгеле бер авырлыкны киметеп була, мунчага керү ябыгырга ярдәм итсә дә, аның нигезе булып тормый», — дип аңлата мунчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100