Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Слива төшен алмыйча гына компот кайнатырга ярыймы?

Быел Татарстанда слива мул уңыш биргән.

news_top_970_100
Слива төшен алмыйча гына компот кайнатырга ярыймы?
https://pixabay.com

Компот кайнатканда сливаның төшен алмыйча гына салырга ярыймы икән? «Челнинские известия» сайтында шул уңайдан киңәш чыкты.

Сливадан компот ясауның популяр рецепты мондый. Өч литрлы банканың өчтән берен слива белән тутырып, кайнар су салалар. Аннары суны кире бушатып, шуңа стакан ярым шикәр комы өстиләр дә кайнатып чыгаралар. Шушы сыеклыкны кабат банкага салып, капкачын яхшылап ябып куялар. Бу рецептта сливаның төшләрен алып ташлау мәҗбүри түгел. Төшен алмасаң, җимешләр бөтен килеш тора, боткага әверелми.

Ләкин мондый компотны бер елдан артык сакларга ярамый. Слива төшендә синиль кислотасы була. Вакыт узу белән ул төштән җимешнең йомшагына чыга башлый. Шулай итеп, бу сыеклык сәламәтлек өчен куркынычка әверелә. 

Төшен алмыйча ясалган слива компотын бер елдан артык саклый күрмәгез, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100