Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чыбыксыз колакчыннарның нинди куркынычы бар?

Белгечләр колакчын - наушникларны саклык белән генә кулланырга киңәш итте.

news_top_970_100
Чыбыксыз колакчыннарның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Bluetooth-колакчыннарның куркынычы — алар баш мие янында ук электромагнит нурланышы хасил итә. Әгәр колакчынны ялган җитештерүчеләр ясаган булса, алар тагын да зыянлырак була. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетында информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеевка сылтама белән хәбәр итте.

Галим сүзләренчә, нерв системасында да «электромагнитик токлар бар», шуңа күрә табигатьтәге магнит давылларыннан интегүчеләр саны да арта.

Александр Тимофеев: «Әле ХХ гасырда гына тикшеренүчеләр ачыклаганча, электромагнит дулкыннары азык-төлеккә һәм органикага йогынты ясый», - ди. Ул вакытта 40 ил галиме чыбыксыз колакчыннар баш миендә яман шеш китереп чыгу ихтималы булуын аңлаган. Бу Bluetooth технологиясенең электромагнит кыры барлыкка китерүе белән бәйле. Уд микродулкынлы нурланыш кебек була.

«Баш мие янында мондый нурланыш булу зыянлы», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100