Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга киткәндә нинди дарулар алып барырга?

Томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган дарулар алырга кирәк

news_top_970_100
Ялга киткәндә нинди дарулар алып барырга?
pixabay.com/ru

Отпускка барганда кеше гел кабул итә торган даруларны алырга кирәк. Шулай ук хроник авырулар кискенләшкәндә кирәк булырга мөмкин препаратларны да онытырга ярамый. Диареяга каршы дарулар, сорбентлар һәм ферментлар да гел үзең белән булырга тиеш. Бу хакта Мәскәү шәһәренең сәламәтлек саклау департаменты белгече Андрей Тяжельников сөйләде дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган дарулар алырга кирәк. Шулай ук теш яки баш авыртып китсә эчәр өчен авыртуны баса торган дарулар да алырга киңәш ителә. Элек беркайчан да аллергиядән интекмәгән кешегә дә антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар алу комачауламас.

«Җәрәхәтләнгәндә кирәк була торган йод, хлоргексидин, бинт, бактерицид пластырь дә алырга була. Реппелентлар һәм кан эчкеч бөҗәкләргә, талпаннарга каршы, шулай ук кояштан саклый торган препаратларның да кирәк булуы бар», — диде табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100