Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иммунитетны ныгыта торган арзанлы ризык - нәрсә ул?

Вируслы авырулар ияртмәс өчен, беренче чиратта, иммунитет нык булырга тиеш.

news_top_970_100
Иммунитетны ныгыта торган арзанлы ризык - нәрсә ул?
https://pixabay.com/

Табиб иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен диңгез кәбестәсе ашарга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург иммунитет нык булсын өчен диңгез кәбестәсе ашарга куша. Ул консервланган да, чипсы рәвешендә дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу ризыкны бөтен кеше сатып ала ала, ул арзанлы продукт.

Диңгез кәбестәсе, икенче төрле ламинария, хроник арыганлык хисен дә бетерергә ярдәм итә. Чөнки аның составында йод матдәсе күп күләмдә була.

«Диңгездән ерак төбәкләрдә яшәүчеләрдә йод дефициты була. Бу исә калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә, гипотиреоз авыруы куркынычы туа. Бу авыруның беренче билгесе — даими арыганлык халәте», — дип аңлата Гинзбург.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100