Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәтлит сусыл булып пешсен өчен, иткә нәрсә кушарга?

Өйдә кәтлитне чапкаланган иттән пешерү хәерле.

news_top_970_100
Кәтлит сусыл булып пешсен өчен, иткә нәрсә кушарга?
https://pixabay.com

Кәтлит пешерү өчен иттарткычтан чыгарылган фарш, тәмләткечләр кирәк. Башка әйбер салмасаң, мондый кәтлит коры һәм каты булып пешә. Кәтлитне сусыл итеп пешерү ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Фаршны маринадка салып куеп була. Иттарткычтан чыгарылган ит алабыз, ит тураклап вакланган булса, тагын да яхшырак. Өйдә аз кеше өчен генә кәтлит әзерләгәндә итне пычак белән чапкалап вакласаң тәмлерәк була. Күп итеп пешергәндә иттарткыч кулланмый булмый инде.

Фаршка үзегез ошаткан тәмләткечләрне салыгыз. Гомумән алганда, кара борычтан башка берни кирәкми дә. Тоз салмагыз! 

1 кг фаршка 150 мл исәбеннән боз кебек сап-салкын минераль су кушыгыз.

Фаршны болгатыгыз һәм 3-5 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Пешерер алдыннан фаршка суган һәм тәменчә тоз өстәгез.

Кәтлитне үзегез яраткан ысул белән пешерегез. Панировка кулланырга да була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100