Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәменә ни өчен чыршы куялар?

XIX гасыр азагында ясалма уенчыклар, конфетлар белән бизәлгән чыршы кую традициягә әверелә.

news_top_970_100
Яңа ел бәйрәменә ни өчен чыршы куялар?
Салават Камалетдинов

Ел дәвамында гел яшел чыршылар борын-борыннан ук Төньяк Европа халыкларының торагын бизәгән. Ул вакытта христиан дине дә булмаган әле. Герман халыклары өчен ылыслы агачлар мәңгелек гомер символы була, аларны Кояш та ярата. Шуңа күрә кышкы Кояш торгынлыгы көнендә өйгә чыршы ботаклары куялар. Чыршының башына йолдыз куюны Мартин Лютер исемле рухани уйлап тапкан дип фаразлыйлар.Ул Вифлеем йолдызы истәлегенә барлыкка килгән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Россиядә чыршы бизәү гадәтен Петр Беренче кертә. 1700 нче ел алдыннан ул Яңа елны 1 гыйнварда бәйрәм итү турында указ имзалый. Моңа кадәр яңа ел 1 сентябрьдә башланган. Ул ылыслы агачлар бизәргә куша. Тик бу традицияне халык хупламый, Петр үлгәч, ул гадәт бетә. Бу указга кадәр мәрхүмне җирләгәндә, табут алдыннан юлга ылыслы агачлар җәя торган булганнар. Бәлки шуңа күрә халык чыршы куюны кабул итмәгәндер.

Раштуага чыршы бизәү гадәте 1818 елда кабат яңартыла. Аны Николай Икенче император гаиләсе кертеп җибәрә. Аның хатыны немец була. XIX гасыр азагында ясалма уенчыклар, конфетлар белән бизәлгән чыршы кую традициягә әверелә.

Совет хакимияте килгәч, динигә охшаган бу гадәт кабат юкка чыгарыла. 1935 елда балалар өчен тагын чыршы куя башлыйлар. Шуннан бирле Яңа ел чыршысы кую Россиядә гадәткә кереп кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100