news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынындагы иң зыянлы ризык нинди?

Бәйрәм табынына үләннәр салынган салатлар әзерләү хәерле.

news_top
Яңа ел табынындагы иң зыянлы ризык нинди?

Гастроэнтеролог, диетолог Ирина Бережная Яңа ел табынына әзерләнә торган ризыкларның сәламәтлек өчен иң зыянлысын атаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Күп итеп майонез салына торган салатлар, мәсәлән, гадәттәгечә Яңа ел табыны түрендә була торган оливье, организм өчен иң зыянлысы санала.

Белгеч сыр, чикләвек һәм майонезны иң зарарлысы дип атый. «Бу эшкәртү өчен бик катлаулы продуктлар», — ди ул.

Табиб тавыкны кыздырмыйча, кипкән җимешләр яки җиләк-җимеш белән духовкада пешерергә киңәш итә. «Бик файдалы ризык булачак», — ди ул.

Яңа ел табынына үләннәр салынган салат куеп, аңа соусны аз гына салу хәерле дип саный ул. Духовкада пешерелгән итне исә 1 гыйнварда ашарга кирәк.

Гастроэнтеролог сүзләренчә, табындагы кабымлыклар җиңелчә булса, күп ашауның зыяны да кимрәк булыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар