Киләсе елга бердәм дәүләт имтиханы көннәре билгеле

Беренче имтихан 25 майда була.

2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның (БДИ) төп өлеше 25 майда башлана. Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф күзәтчелеге уртак боерыгы рәсми интернет-порталда чыкты.

  • 25 май — әдәбият, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр
  • 28 май — рус теле,
  • 1 июнь — база һәм профиль дәрәҗәсендә математика,
  • 4 июнь — тарих һәм физика,
  • 8 июнь — җәмгыять белеме һәм химия,
  • 11 июнь — чит телләр (телдән бирелә торган өлештән тыш) һәм биология,
  • 15 һәм 16 июнь — чит телдән имтиханның телдән бирелә торган өлеше.

БДИны вакытыннан алда тапшыру

  • 20 март — география һәм әдәбият,
  • 23 март — рус теле,
  • 27 март — профильле һәм база дәрәҗәсендә математика,
  • 30 март — чит телләр (телдән бирелә торган өлештән тыш), биология һәм физика,
  • 1 апрель — чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше,
  • 3 апрель — җәмгыять белеме һәм информатика,
  • 6 апрель — тарих һәм химия.