Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзгене ялтыратып чистартуның гап-гади ысулы

Совет заманындагы «Работница» журналында чыккан киңәш көзгене кристаллдай ялтыратырга мөмкин.

news_top_970_100
Көзгене ялтыратып чистартуның гап-гади ысулы
https://pixabay.com

Көзгене бәрәңге ярдәмендә чистарту өчен киңәш совет заманында нәшер ителә торган «Работница» журналында чыккан. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Бәрәңгене яхшылап юыгыз, корытып сөртегез һәм урталай ярыгыз. Кабыгын әрчемәсәң дә ярый. Бәрәңге кисәкләре белән көзге пыяласын ышкыгыз.

Бәрәңге составындагы крахмал көзгедәге пычракны, каткан тапларны бик тиз чистарта.

Аннары дымлы чүпрәк белән көзгедән бәрәңге согын сөртеп алыгыз.

Коры чүпрәк алып, көзгене ялтыраганчы ышкыгыз.

Бәрәңге белән дә көзгене спиртлы чаралар кебек чиста итеп ялтыратырга була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100