Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Антибиотиклар эчкәннән соң ничек тукланырга?

Антибиотик эчкәч, пробиотикларга бай ризыклар ашарга кирәк. Аларның иң яхшысы — әчетеп тозланган кәбестә.

news_top_970_100
Антибиотиклар эчкәннән соң ничек тукланырга?
pixabay.com

Антибиотиклар курсы белән дәваланганнан соң, грейпфрут, чүпрә, шикәр һәм алкоголь кулланырга ярамый. Бу турыда нутрициолог Анна Ивашкевич сүзләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

«Әлеге продуктлар, беренчедән, антибиотикларның үзләштерелүенә комачаулый, шулай ук алар сару кайнау, эч авырту, йөрәк ритмы бозылуны китереп чыгарырга мөмкин», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, кайсыбер дарулар эчәклекнең микрофлорасын боза. Антибиотик эчкәч, кандидоз барлыкка килергә, баллы һәм камыр ризыклары ашагач, кандидоз тагын да көчәергә мөмкин.

Антибиотиклар белән дәваланганнан соң, ашкайнату системасына ярдәм итү өчен, пробиотикларга бай ризыклар ашарга кирәк. Болар арасында иң яхшысы — әчетеп тозланган кәбестә. Шулай ук артишок, шпинат, бөтен бөртекле ярмалар, табигый йогыртлар, кефир, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, брюссель кәбестәсе, петрушка, сырганак (облепиха) ашау файдалы, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100