Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләвекләрне ни өчен чылатып ашарга кирәк?

Күпләр чикләвекне коры килеш кенә ашый, ләкин чылатып ашау күпкә файдалырак.

news_top_970_100
Чикләвекләрне ни өчен чылатып ашарга кирәк?
https://pixabay.com

Чикләвекләр барысы да бик файдалы ризык. Ләкин файдалы матдәләрен күбрәк алу өчен, аны суда чылатып ашарга кирәк. Бу турыда АиФ сайтына Мәскәүдә билгеле ресторанның шеф-повары Артем Петрин сөйләгән.

Барлык чикләвекләрне — фундук, бадәм (миндаль), акажу (кешью), арахис, әстерхан чикләвеге һәм башкаларын суда чылату хәерле. Суга салгач, чикләвек төшендәге фитин кислотасы күләме кими. Кислота күләме кимегәч, организм файдалы матдәләрне яхшырак үзләштерә.

«Чикләвектән тузан һәм башка пычракларны бераз тоз кушылган кайнар су белән юыгыз. Аннары аз гына лимон кислотасы кушылган салкын суда 4-6 сәгать җебетегез. Ашар алдыннан чикләвекне коры тастымал өстенә салып торып, бераз кипшетеп алыгыз. Мондый чикләвекне суыткычта 5-7 көн сакларга була, аннары чикләвекләр күгәрә башлый», — дип сөйләгән шеф-повар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100