Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны әрем белән дәвалап буламы?

SARS-CoV-2 вирусын әремдәге матдәләр бетерә дигән хәбәр таралган иде.

news_top_970_100
Коронавирусны әрем белән дәвалап буламы?
Владимир Васильев

COVID-19 авыруын дәвалауда әремнең файдасы бик тә шикле, дип белдерә Мәскәү дәүләт университетының биология факультетының вирусология кафедрасы профессоры Алексей Аграновский. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр Scientific Reports журналы немец галимнәренең фикеренчә, әремдәге артемизинин матдәсе SARS-CoV-2 вирусын үтерә, дип язган иде.

Аграновский сүзләренчә, коронавирус үпкәләрне бетерә, ашказанын түгел. Шуңа күрә әрем монда ничек йогынты ясый ала дигән сорау туа.

«Әрем яхшы тәэсир итәдер дә бәлки, ләкин ничек итеп? Даруны тиешле урынга илтеп җиткерү мәсьәләсе дә мөһим бит әле», — ди ул.

Белгеч фикеренчә, коронавирустан котылуның бердәнбер ысулы — вакцинация.

Медицина фәннәре докторы Сергей Токарев та әремнең файдасында шикләнә. Аның сүзләренчә, әремнең нәтиҗәлелеге лабораториядә генә исбатланган, клиник тикшеренү кирәк әле, ди ул.

«Әремдәге матдәләр кеше өчен куркыныч та булырга мөмкин, аларның начар йогынтысы да булуы ихтимал. Шуңа күрә нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Кешеләр имбирь белән сарымсак алырга тотынган кебек, әрем эзли башламасын», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100