Коронавирус белән авырган кешеләр тизрәк картаямы? | intertat.tatar

Коронавирус белән авырган кешеләр тизрәк картаямы?

Зөһрә Павлова сүзләренчә, баш мие генә түгел, нерв системасы да картая.

COVID-19 вирусы организмда картаю процессларын тизләтергә мөмкин. Бу турыда «Спутник» радиосына интервьюда табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, баш мие генә түгел, нерв системасы да картая. Коронавирус белән авырган пациентлар куллары оюдан, тәнгә каз тәне чыгудан, авырту тәннең төрле урыннарына күчеп йөрүдән зарлана.

Табиб коронавирус инфекциясеннән соң үзәк һәм периферик нерв системасы яшь буенча үзгәрешләр кичерә дип белдерә, диелә хәбәрдә.