Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмдагы майны нинди продуктлар белән киметеп була?

Диетадан башка гүзәл буй-сынлы булу ысулларының берсе – рационга майны яндыра торган ризыкларны кертү.

news_top_970_100
Организмдагы майны нинди продуктлар белән киметеп була?
https://pixabay.com/ru

Май яндыручы продуктлар авырлыкны җиңел юл белән һәм акрынлап югалтуга ирешергә ярдәм итә, дип хәбәр итә the Health Site.

Экспертлар тәндәге майны юкка чыгара торган иң яхшы продуктларны атаган — аларны үзләштергәндә организм үз энергиясе өчен майны активрак сарыф итә икән.

Киноа. Әлеге ярма аксым һәм җепселгә — уңышлы ябыгу өчен кирәкле төп компонентларга бай. Моннан тыш, киноа тимер, цинк, селен һәм Е витаминының бай чыганагы булып тора; организмда әлеге матдәләрнең җитәрлек булуы актив метаболик процесслар өчен бик мөһим.

Кызыл борыч. Май яндыру өчен кулланыла торган иң яхшы продуктларның берсе. Кызыл борыч аппетитны киметә һәм матдәләр алмашын тизләтә. Майлар эрүне тизләтү өчен, ризыкларыгызга әлеге борычны кушарга тырышыгыз.

Алма. Аларда су һәм клетчатка күп. Алманы ашагач, туклану хисе барлыкка килә һәм бу озакка бара. Клетчатканың өстәмә дозасы өчен алманы кабыгы белән бергә ашагыз.

Йомырка. Алар майны яндыру өчен бик яхшы туры килә — йомыркалар аз калорияле, аксымнар һәм энергия җитештерүгә ярдәм итүче башка мөһим туклыклы матдәләргә бай. Әгәр ябыгырга теләсәгез, көн саен бер-ике пешкән йомырка ашагыз.

Чикләвек. Аларда аксым, клетчатка һәм файдалы майлар күп — май яндыру эффектын тәэмин итү өчен иң яхшы табигый комплекс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100