Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кишердә дистәдән артык файдалы матдә?

Кишер поливитаминлы продукт булып тора һәм күп төрле авыруларны дәвалау өчен дә кулланыла.

news_top_970_100
Бер кишердә дистәдән артык файдалы матдә?
https://pixabay.com/ru

Кишер составында бик күп шикәр, аеруча глюкоза, азрак крахмал һәм пектин матдәләр бар, дип җиткерә «Формула здоровья» сайты. Шулай ук әлеге яшелчә клетчатка, лецитин һәм башка фосфатидларга да бай. Минераль тозлардан кишердә кобальт, тимер, бакыр һәм йод очрый, әмма калий тозы өстенлек итә икән.

Кишер төрле витаминнарга бай, бигрәк тә А провитамины — каротинга. В төркеме витаминнарыннан кишердә пиридоксин, никотин һәм фолий кислоталары бар. Кишер шулай ук D, С, К һәм Е витаминнарына да бай.

Яңа кишерне чистартылмаган килеш ашау файдалы, чөнки аның тышында иң күп санда фитонцид матдәләр бар. Кишернең тышкы өлеше, үзәк өлешенә караганда, шикәр һәм башка туклыклы матдәләргә күпкә баерак.

Әлеге файдалы яшелчәне элекке заманнардан ук авыруларны дәвалаганда кулланганнар. Кишерне косметик максатларда да файдаланалар — кишер кушылган яки кишер суыннан ясалган битлекләр бит тиресенә бик яхшы тәэсир итә икән. Чәчләре күп коела торган һәм тырнаклары зәгыйфь булган кешеләргә дә әлеге яшелчәне кулланырга киңәш итәләр. Ашкайнату органнары, бәвел юллары һәм бөер авыруларын, күзләрне дәвалау өчен дә кишер кулланыла.

Димәк, бакчабызда үскән кишернең кадерен белергә һәм мулдан файдаланырга онытмыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100