news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шешнең кайсы төре иң куркынычы?

Яман шешнең кайсы төре иң куркынычы?

news_top
Яман шешнең кайсы төре иң куркынычы?
2018 елда Россиядә ашказаны асты бизе яман шеше аркасында үлүчеләр саны иң күбе булган. Яман шештән үлүчеләрнең 39,9 проценты нәкъ менә шушы органда яман шеш белән авырган. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итте.
 
Үлем очраклары буенча икенче урында – бавыр һәм бавыр тамырлары яман шеше (38,4 процент), өченче урында – үңәч яман шеше (29,9 процент).

Узган ел нәтиҗәләре буенча, трахея, бронхлар һәм үпкәләр яман шеше белән авырып үлүчеләр күрсәткече дә зур – 21,9 процент, йоткылык яман шеше белән үлүчеләр 17,3 процент.

Тән тиресе яман шеше (меланомадан тыш) белән үлүчеләр саны иң азы - 0,4 процент, калкансыман биз яман шеше 0,6 процент һәм ирен яман шеше – 1 процент, аналык яман шеше - 2,2 процент һәм күкрәк бизе яман шеше – 3 процент. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар