Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суган утырту серләре

Чәчүлек суган тулысынча туфракка күмелеп, койрыгы гына тырпаеп калырлык булсын.

news_top_970_100
Суган утырту серләре
Салават Камалетдинов

Суган утырту серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Туфрак комлы булса, аңа кара балчык сатып алып кушарга кирәк.

Суганны утыртыр алдыннан, бер сәгатькә җиңелчә генә марганцовка эремәсенә салып торыгыз. Артык тота күрмәгез, юкса суган черер.

Түтәл ясаганда ук суган чебене турында кайгыртырга кирәк, бу чебен уңышны харап итәргә мөмкин. 10 литр суга 10 мл нашатырь спирты кушыгыз, бер уч тоз салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Түтәлгә шушы сыеклыкны сибеп чыгыгыз. Аннары җирне тырмалагыз.

Чәчүлек суган зурлыгына карап, буразналар сызып чыгыгыз. Суган тулысынча туфракка күмелеп, койрыгы гына тырпаеп калырлык булсын. Суганнар арасы - 12 см, буразналар арасы 20 см булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100