Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз көне аяк киемен ничек сакларга?

Белгечләр аяк киемен фен белән киптерергә һәм кер юа торган машинада юарга ярамый дип саный.

news_top_970_100
Яз көне аяк киемен ничек сакларга?
https://pixabay.com

Яз көне аяк киеменә юлдагы негатив катнашмалардан шактый зыян килә. Табигый күннән тегелгән аяк киеме өчен махсус спрей алып сиптерергә кирәк, җитен мае, дуңгыз мае да сөртергә була, тозы гына булмасын. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Күн аяк киемен фланель тукыма, кәгазь белән киптерергә була, тик фен кулланырга, батарея янына куярга ярамый.

Замша аяк киеменә дә пычрактан саклый торган спрей кирәк. Замшаны юеш килеш чистартырга ярамый. Башта кипсен, аннары коры щетка белән чистартыгыз. Бик пычранса, нашатырь эремәсе әзерләгез. Моның өчен биш өлеш суга бер өлеш нашатырь салырга кирәк. Аннары аяк киемен 1 литр суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе салынган эремә белән сөртеп алыгыз.

Ясалма күннән тегелгән аяк киеменә дә суда чылатмый торган махсус спрей кирәк. Поролон губкага силикон май салып, шуның белән чистартсаң, мондый аяк киеме озаграк саклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100