Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны түләмәсәң ни була?

Штрафларны түләмичә җыеп ятсаң, рәшәткә артына утыртып куюлары ихтимал.

news_top_970_100
Юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны түләмәсәң ни була?
https://pixabay.com/

Юл кагыйдәсен бозганнан соң хат алгач, штрафны 70 тәүлек дәвамында түләмәсәң, ЮХИДИ тагын ун көн көтеп тора. Шуннан соң эш суд приставларына тапшырыла. Түләнмәгән штрафларны җыю белән приставлар шөгыльләнә. Бу турыда Авто.Майл сайты хәбәр итте.

Шул ук вакытта ЮХИДИ 20.25 маддәсенең 1нче өлеше буенча эш ача һәм аны судка тапшыра.

Штраф түләмәгән өчен шушы маддә буенча түбәндәге җәза каралган: икеләтә күләмдә штраф (1000 сумнан ким түгел), 15 тәүлеккә сак астына алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.

Мәсәлән, 500 сум штрафны түләмәсәгез, тагын 1000 сум штраф салалар, барлыгы 1500 сум килеп чыга. Өстәвенә, рәшәткә артына эләгүең дә бар. Әле бу гына да түгел: әҗәтләр 10 мең сумнан артып китсә, чит илгә чыгуны тыярга, машина йөртү таныклыгының срогын туктатырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100