Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы кан төркеме коронавируска ешрак бирешә?

Кытай галимнәре пациентларның кан төркеме һәм аларның коронавирус чиренә бирешүчәнлеген ачыклау өчен максатчан тикшеренү уздырган.

news_top_970_100
Кайсы кан төркеме коронавируска ешрак бирешә?
https://pixabay.com/ru

II кан төркеме булган кешеләр коронавирус инфекциясен ешрак йоктыра, диелә Medrxiv медицина тикшеренүләре сайтында.

Кытай галимнәре пациентларның кан төркеме һәм аларның коронавирус чиренә бирешүчәнлеген ачыклау өчен максатчан тикшеренү уздырган. Алар Ухань һәм Шэньчжэньдән 2173 пациентның анализ үрнәкләрен алганнар, аларда COVID-19 расланган, шуларның 206 үрнәге коронавирустан үлгән кешеләргә караган.

«Цзиньиньтань» хастаханәсенең әлеге инфекция белән авырый торган 1775 пациенты (шул исәптән 206 вафат булучының) тестларының 25,80 %ы I төркем канга ия булган, 37,75 % — II төркем, 26,42 % — III төркем, 10,03 % — IV төркем.

Шундый ук нәтиҗәләрне Уханьның башка хастаханәсеннән һәм Шэньчжэндагы хастаханәдән тагын 398 пациент раслаган.

Галимнәр COVID-19 инфекциясе билгеле бер дәрәҗәдә кан төркеменә бәйле дигән нәтиҗәгә килгән: II төркем канга ия булган кешеләргә, башка кан төркемнәренә караганда, коронавирус йоктыру куркынычы күбрәк яный икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100