Тырнакта лак булу тәһарәтне бозамы?

Тәһарәтләнгән вакытта тырнакларга су үтәргә тиеш, ди дин белгече.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп бара.

Бу юлы аңа буялган тырнаклар һәм тәһарәт турында сорау биргәннәр. «Тырнакта лак булу тәһарәт саналамы?» - дип сорый бер кеше.

«Су үтмәсә, саналмый», — дип җавап биргән хәзрәт.