Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ай эчендә чәчләрне ничек үстерергә?

Җылы язга да күп калмады. Баш киемнәрен салып, чәчләрне туздырып йөрер вакыт та җитә.

news_top_970_100
Ике ай эчендә чәчләрне ничек үстерергә?
https://pixabay.com/ru

Җылы язга да күп калмады. Баш киемнәрен салып, чәчләрне туздырып йөрер вакыт та җитә, димәк. Ә чәчләреңнең озынлыгы да, сәламәтлеге дә ташка үлчимме? Уфтанырга ашыкма, инглиз трихологы Анабель Кингслиның чәчләрне тиз үстерү һәм сәламәт итү буенча түбәндәге киңәшләре тиз арада проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

1. Туклану

Сәламәтлек һәм үзеңне яхшы хис итү чәч үсеше белән турыдан-туры бәйле. Начар тукланасың икән, бу чәчләргә дә тискәре йогынты ясаячак. Кингсли гадәти булмаган диеталарда утырмаска киңәш итә. Рационда аксым булырга тиеш, ди.

2. Иртәнге аш

Иртәнге аштагы ризыклар шулай ук чәчләргә йогынты ясый. Ризык аксымга һәм катлаулы углеводларга бай булырга тиеш. Мәсәлән, йомырка, бодай күмәче, бер кисәк тавык яки балык. Чикләвекле һәм җиләкле ботка шулай ук хуплана.

3. Тынычлык

Стресс белән идарә итәргә кирәк. Стресс гәүдәгә төрлечә йогынты ясарга мөмкин: ашказаны авыртуларыннан башлап, артериаль басымга кадәр. Чәчләрнең үсеш циклы шулай ук стресска бирешүчән була.

4. Чәч очларын кыскартып тору

Чәчләрен тизрәк үстерергә теләгән кеше өчен әлеге киңәш сәер кебек тоеладыр. Чынлыкта исә чәчтараш синең иң яхшы дустың булырга тиеш.

5. Чәчләрне дөрес итеп карау

Чәчләр өчен куллана торган шампунь-бальзамнарның составын кара. Тән тиресенә һәм чәчләрнең тиз үсүенә гарантия бирә торган билгеле бер ингредиентлар булуын онытма.

Шулай ук бөтнек, көнҗет мае, кокос мае, бодай мае һ.б. чәчләрне витаминнарга баета һәм чәч үсешен тизләтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100