Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песиләр кешегә коронавирус йоктыра аламы?

Песиләр коронавирусны төрле формада уздыра ала, әмма алар күпчелек очракларда терелә.

news_top_970_100
Песиләр кешегә коронавирус йоктыра аламы?
pixabay.com/ru

Гриппны тикшерә торган Смородинцев исемендәге фәнни институтта песидә табылган коронвируска генетик тикшеренү уздырганнар. Ул Россиядә таралган штаммга туры килгән. Әлеге тикшеренү Россиядә беренче булган дип яза Вести сайты.

Песи вирусны җиңел формада авырган хуҗаларыннан йоктырган. Песи катлаулырак формада авырган — аның температурасы күтәрелгән, апатия күзәтелгән, ашый алмаган. Фәнни-тикшеренү институты белгечләре ветеринарлар белән бергә мәченең борын куышлыгыннан һәм йоткылыгының лайлалы тышчасыннан мазок алган. Хуҗабикәдә дә, песидә дә авыру китереп чыгарган вирус бер үк төрле булган. Хәзер песи терелгән инде.

Йорт хайваннарының инфекция йоктыру очраклары ковид пандемиясе башланганнан бирле күзәтелә. Песиләр коронавирусны төрле формада уздыра ала, әмма алар күпчелек очракларда терелә. Шул ук вакытта йорт хайваннары вирусны хуҗаларыннан йоктыра, әмма инфекцияне башка хайваннарга һәм кешеләргә йоктыра алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100