Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан прививка ясаткач, мунчага керергә ярыймы?

Вакцинация ясату өчен антитәнчекләргә һәм ПЦР тестлар бирү мәҗбүри түгел.

news_top_970_100
Коронавирустан прививка ясаткач, мунчага керергә ярыймы?
pixabay.com/ru

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы прививка ясату кагыйдәләрен билгели торган документ чыгарды. Ковидка каршы прививка ясаткан кешеләргә өч көн дәвамында алкоголь кулланмаска, мунчага яки саунага бармаска, артык физик йөкләнештән тыелып торырга киңәш итәләр. Шулай ук инъекция урынын юешләтергә ярамый. Бу хакта Вести сайты хәбәр итте.

Бу белешмә илдәге бөтен төбәкләргә дә җибәрелгән.

Вакцинация ясату өчен антитәнчекләргә һәм ПЦР тестлар бирү мәҗбүри түгел. Коронавирус белән авырган кеше белән элемтәдә булган очракта яки авыруның берәр билгесе күзәтелгәндә генә анализ тапшырырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100