Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз маеның файдасы: дәвалау үзлекләре һәм файдалы рецептлар

Каз мае элек-электән төрле авыруларны дәвалауда кулланыла торган файдалы продуктлар исемлегендә саналып килә. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә авыр чирләрдән котылырга да ярдәм итә.

news_top_970_100
Каз маеның файдасы: дәвалау үзлекләре һәм файдалы рецептлар

Болар барысы да каз мае составындагы файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның зур күләмдә булуына бәйле. Каз маеның файдалы үзлекләрен һәм аны көнкүрештә куллануны тәфсилләбрәк карап үтик. 

Химик составы

Каз маеның составындагы файдалы компонентлар

1. Май кислоталары. Оорганизмның су балансын җайга сала; липидларның үтеп керүен арттыра, ә бу үз чиратында косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә; тиредәге яраларның төзәлүенә ярдәм итә; 

2. Селен. Матдәләр алмашын көйли, аерым алганда аксымнар һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә; йод үзләштерүне яхшырта; 

3. Холестерин. Күзәнәкләрнең нигезе булып санала, Д витамины тупланышында катнаша; 

4. Е витамины. Иммун системасын ныгыта, коллогенны синтезлый; күзәнәкләрне зарарланудан саклый.


Каз маеның дәвалау үзлекләре

Каз мае табигый дәвалау продукты булып санала. Аны халык медицинада түбәндәге үзлекләре өчен киң кулланалар: организм тарафыннан тиз үзләштерелә; җылыту үзлегенә ия; күзәнәкләрне яңарта; организмның саклау көчләрен ныгыта; файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә.

Куллану өчен күрсәтмәләр: нәрсәне дәвалый

Каз мае җиңелчә генә авыруларны да, шулай ук гинекология, тын юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул хәтта яман шеш күзәнәкләрен юк итүгә дә сәләтле.

Каз маеның файдасы: үзлекләре һәм файдалы рецептлар

Әлеге продукт түбәндәге авырулар вакытында ярдәм итә:

- үпкәләр белән проблемалар булганда (ялкынсыну, бронхит, астма, туберкулез); 

- тире зарарлану (яну, өшетү, экзема, псориаз); 

- гинекология авырулары (балага уза алмау; эрозия); 

- простатитны дәвалау; 

- аяклар белән проблемалар булганда (варикоз, тромбофлебит, мускулларда авыртулар); 

- геморрой; 

- диабетны дәвалауда;

- салкын тигәндә ярдәм итә. 


Каз маен ничек кулланырга?

Каз маен медицина өлкәсендә генә түгел, косметология чараларында, кулинариядә, көнкүрештә дә кулланалар, шуңа да ул универсаль чара булып санала.

Халык медицинасында

Каз мае белән төрле авыруларны дәвалап була.

Бронхит. Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.

Туберкулез. Әлеге чирдән арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.

Үпкә ялкынсынуы. Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.

Өшү. Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.

Экзема. Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.

Ревматизм. Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сенастан соң ревматизм узарга тиеш.

Мускулларда авыртулар. Тәндә авыртулар борчымасын өчен, авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.

Аналыктагы авырулар (эрозия). Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.

Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларда аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгыны арттыра.

Простатит. Әлеге авыруны, каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.


Косметологиядә

Косметлоглар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен кулланалар. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең коруылыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.

Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

Бит тиресе өчен. Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.

Иреннәр өчен. Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган масканы төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2-3 тапкыр эшләү җитә.

Чәчләргә. Чәчләр калын һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае куллынырга мөмкин. Майны сыегайганчы эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып 10 минут тотканнан соң, юарга кирәк.

Кулинариядә

Каз маен медицина һәм косметика чараларында гына түгел, ә ризык әзерләгәндә дә кулланалар. Каз мае француз кухнясында киң таралган. Аны төрле соуслар, тавык һәм каз паштетлары әзерләгәндә, ит ризыкларны пешергәндә, яшелчәләр кыздырганда кулланалар.

Сыйфатлы каз мае ак-алстынсу төстә, соры тапларсыз булырга тиеш. Каз маенда ясалма буягычлар булмаганга күрә, бу майда әзерләнгзн ризыклар сәламәтлек өчен зыянлы түгел. Моннан тыш, ул хуш исле һәм ризыкка үзенчәлекле тәм дә бирә.

Ләкин каз маен артык күп кулланырга ярамый. Аның составында липидлар күп, димәк югары калорияле һәм артык авырлык җыюга китерегә мөмкин.

Көнкүрештә. Каз ма аяк киемнәрен судан һәм дымланудан саклау өчен киң кулланыла. Моның өчен, күн аяк киеменә махсус губка белән эретелгән каз мае сөртәләр. Файдасын тагын да арттыру өчен, аяк киемен фен белән җылытырга, ә соңыннан яхшылып сөртергә кирәк. Мондый чара кулланганнан соң, су тамчылары аяк киеме өслегеннән агып төшәчәк һәм күнгә сеңми.

Каз маеның зыяны

Каз мае файдалы продукт булып санала һәм аны куллануга катгый тюлар юк. Ләкин аны хроник чирләр белән авыручыларга сакланып кына кабул итәргә кирәк. Составындагы холестерин зур күләмдә сәламәтлек өчен зыянлы. Кеше организмындагы күзәнәкләр төзелешендә төп материал булып саналса да, холестерин күп булганда ул кан тамырларында җыелып килә һәм төерләр барлыкка китерә. Бу төерләр кан килүне тоткарлый һәм тромблар китереп чыгара һәм инфаркт куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә, кулинариядә каз маен чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.

Каз маен нинди очракта кулланырга ярамый?

Каз маен куллануда тыюлар юк. Бу әлеге продуктның иң төп өстенлекләренең берсе. Каз маен кулланганда берничә киңәшне истә тотарга кирәк: каз мае составында май кислоталары бар, алар кояшта оксидлаша һәм сәламәтлек өчен зыянлы. Шуңа күрә, каз маеннан ясалган кремнарны һәм башка косметик чараларны кояшка, эссегә чыгар алдыннан сөртергә ярамый. Артык авырлыгы булган кешеләргә каз маен аз күләмдә генә кулланырга ярый. Кандагы холестерин югары икән, каз маен кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк.

Каз маен 3 яше тулмаган балаларга, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга кулланырга киңәш ителми.

Әзерләү

Каз маен дөрес әзерләү продуктның төрле максатларда куллану өчен тиешле консистенциясен булдырырга ярдәм итәр.

Ничек эретергә

Майны эретү өчен, казның тире маен алалар, вак итеп турыйлар һәм кызуга чыдам савытка салып акрын утка куеп ярты сәгать дәвамында кайнаталар. Килеп чыккан массаны иләк аша сөзеп пыяла банкага салып куялар. Эретелгән каз маен салкын урында (суыткыч, баз) сакларга кирәк.


Каз маен куллану

Майны сыек килеш эчәләр. Гадәттә бер тапкыр эчкәндә бер аш кашыгыннан да артыкны кулланмыйлар. Күп кенә рецептларда эретелгән каз маен бер стакан җылы сөт белән катыштырып эчәргә киңәш итәләр, бу тизрә үзләштерелсен өчен эшләнә.

Ничек сакларга

Әзер майны пыяла савытка салып, суыткычта саклыйлар. Әзер, әмма бер дә кулланылмаган майны полиэтилен пакетка төреп туңдыргычка куярга кирәк.

Озак вакыт саклау өчен, әзер майны пластик савытка салып туңдыргычта сакларга була. Болай эшләгәндә ул үзенең файдалы үзлекләрен өч ел дәвамында саклый ала.

Файдалы рецептлар

Халык медицинасында каз маеннан ясалган рецептлар төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Бу продукт мазь буларак та, төнәтмә буларак та бик файдалы.

Ютәлдән. Ютәл вакытында, үпкә һәм бронхлар авырулары вакытында махсус төнәтмә ясыйлар. Кирәкле ингредиентлар: бал – 100 г, эретелгән каз мае – 100 г, аракы – 100 мл. Барысын бер савытта бутарга һәм бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне ютәл беткәнче, һәр көнне бер аш кашыгы эчәләр. Даруны суыткычта саклыйлар. Сироп эчүне күкрәккә мазь сөртү белән дә аралаштырып була. Моның өчен балавыз һәм каз маеннан мазь әзерләргә кирәк. Компонентлар 4:1 исәбеннән алына. Балавызны эретеп каз мае белән берләштерәләр. Катнашманы, йөрәк өлешенә тимичә генә, күкрәккә сөртәләр. Мамык шәл яки җылы шарф урарга кирәк.

Буыннар өчен. Буыннар авыртуын махсус мазь ярдәмендә дәваларга мөмкин. Ингредиентлар: каз мае – 50 г, камфора мае – 10 тамчы. Әзерләү: каз маен парда эретергә һәм камфора маен кушарга. Буыннарга һәркөн төнгә каршы әзер катнашманы сөртергә. Уңай нәтиҗәләр ун көннән соң беленәчәк. Мазьне суыткычта саклыйлар.

Ашказаны авырулары. Төнәтмә. Әлеге продуктны ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кулланалар. Каз мае әлеге файдалы төнәтмәнең төп компоненты булып тора.

Ингредиентлар:

Эретелгән каз мае – 3 аш кашыгы;

Алоэ яфраклары – 2 данә;

Шәраб (коры) – 3 аш кашыгы.

Алоэ яфракларын вак итеп турарга, каз мае өстәргә һәм яфраклар согын чыгарганчы 1 сәгать көтәргә. Барлыкка килгән массага шәраб өстәргә һәм тагын 1 сәгать тәнәтергә кирәк. Төнәтмәне көнгә ике тапкыр берәр кашык эчәргә. 20 көн кабул иткәннән соң җәрәхәт төзәлергә тиеш.

Тән пешкән вакытта. Каз маен яра төзәлгән вакытта гына кулланырга киңәш ителә.

Мазь әзерләнү өчен 100 - грамм каз мае, бер аш кашыгы сырганак мае кирәк. Катнашманы җәрәхәтләнгән урынга иртән һәм кич сөртәләр, өстен бәйләвеч белән каплап куялар. Процедураны яра тулысынча төзәлеп беткәнче эшлиләр.

Каз мае – файдалы үзлекләре өчен медицина һәм косметологиядә киң кулланыла. Тиз үзләштерелүе, ризык әзерләгәндә аны алыштыргысыз ярдәмче итә. Каз маеның дәвалау үзлекләре бигрәк тә, буыннар, бронх-үпкә системасы авыруларын дәвалаганда беленә. Шулай ук, салкыннарда тәнне җылыту өчен дә яхшы чара булып тора. Әлеге универсаль продуктны өй шартларында ясарга һәм базар, кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100