«Сез яраткан ир-ат хайванга әверелгән икән, Аллаһка тапшырыгыз»: Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?

Хатыныннан аерылып китеп, баласына да ярдәм итүне ташлаган ир-ат белән үз-үзеңне ничек тотарга? Үз баласына ярдәм итмәгән ир-атны ничек кабул итәргә? Ислам дине әдәпләре ягыннан бу борчулы мәсьәләгә караш ниндирәк?

Әлеге сораулар белән Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

«Без үзебез ашаганны балага да ашатырга тиеш»

Дин белгече, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аерылган хатынның ялгызы гына бала тәрбияләвен катлаулы хәл дип саный. Аерылышулар саны артып китүгә дә хафалана.

«Бу мәсьәлә, әлбәттә, бик мөһим һәм бик авыр. Гомумән, ЗАГС статистикасына карасак, хәзерге гаиләләрнең яртысыннан күбрәге диярлек таркала. Бу — бик авыр күренеш. Элек безнең бабайларыбыз, әбиләребез заманында гаилә таркалу мәсьәләсе юк дәрәҗәсендә булган. Бәлки 0,01 процент булгандыр. Әлбәттә, хөкүмәт таләбе бар: ир алимент түләргә тиеш. Үз акчаларын яшергән, хезмәт хакын бик аз итеп күрсәткән, шулай итеп бик аз алимент түләүчеләр бар. Әле шуннан да качып йөрүчеләр очрый», — дип искә ала хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, без моңа дин ягыннан карарга тиеш.

«Динебездә алимент дигән төшенчә юк. Тулаем рәвештә баланы тоту дигән сүз бар. Без үзебез ашаганны балага да ашатырга тиеш», — ди ул.

«Баланы әтисенә күрсәтмәү, бала белән шантажлау — гөнаһ»

Инде аерылышканнан соң, баланың үз әтисе белән аралаштырмау кебек тискәре күренешкә дә хәзрәтнең аңлатмасы бар.

«Әти буларак баланы күрсәтмәгән, башка гаиләдә булгач, балага зыян килер дип сәбәпләр табып, аралаштырмаган кешеләр бар. Баланы күрсәтмәү, бала белән шантажлау — гөнаһ. Шуннан ерак булырга кирәк. Баланың әтисе — гомергә әти булып, баланың әнисе — гомергә әни булып кала. Ир белән хатынның башка гаиләсе булса да, бу үзгәрми. Бала гаепсез бит. Олылар шулай хәл иткәндә, баладан сорамаган бит. Баланы авыр хәлдә калдырмагыз. Шуңа күрә дә талакка китермәскә тырышырга кирәк. Бала тулы гаиләдә үсәргә тиеш», — дип өнди хәзрәт.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы ир-атларны чын ир-ат булырга чакыра.

«Үз балаңны ашатмау, тәэмин итмәү — гөнаһ. Ир-атлар — чын ир-ат булыгыз! Балагыз башка җирдә торса да ул сезнең балагыз. Шәригать буенча ир-атның баланы үз янында тәрбияләргә хокукы бар. Бу аерым мәсьәлә, биредә аерым таләпләр бар», — дип искәртә ул.

«Әтисе аз ярдәм итсә дә, риза булыгыз»

«Үзебез кигән әйберләрне бала да кияргә тиеш. Шулай да юрганыңа карап аякны сузабыз. Бала карау, тәэмин итү ир-ат җилкәсендә. Бу эшләрдән качу — гөнаһ. Аллаһ шуннан сакласын. Тик, әниләр, сез дә барына риза була белегез. Аллаһы сөбханә вә тәгалә Коръән китабында әйтә: әгәр шөкер итсәгез, күбәйтеп бирермен, ди. Һәр бала үз ризыгы белән килә. Әти кеше тәэмин итәргә тиеш булса да, хезмәт хакы бәләкәй булып, аз ярдәм итсә дә, риза булыгыз», — дип әниләрне дә туры юлга дәшә хәзрәт.

«Сез кайчандыр яраткан ир-ат хайванга әверелгән икән, Аллаһка тапшырыгыз»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ялгызы гына бала үстерүче, ире ташлап китеп, авыр хәлдә калган хатыннарга баланың — Аллаһы сөбханә вә тәгалә биргән зур бүләк булуын искә төшерә.

«Аллаһы сөбханә вә тәгалә сезгә бала биргән. Бу — зур бүләк. Аллаһы сөбханә вә тәгалә Коръән китабында әйтә: Һәр бала үз ризыгы белән килә. Әлбәттә, баланы үстерү, киендерү дә бик авыр. Мәсәлән, хәзер балалар өчен аяк киемнәре дә олыларныкыннан кыйммәтрәк торырга мөмкин. Шулай да, хөрмәтле әни, сез кайчандыр яраткан ир-ат хайванга әверелгән икән, Аллаһка тапшырыгыз. Аллаһы сөбханә вә тәгалә үзе җәзасын бирүче. Сезгә Ул башка яклардан баланы үстерергә ярдәм итәр. Шул турыда онытмагыз», — дип киңәш итә хәзрәт.