news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2020 елда иң популяр пароль нинди булган?

«123456» паролен бер елда 23 миллионнан артык тапкыр ватканнар.

news_top
2020 елда иң популяр пароль нинди булган?
https://pixabay.com

Интернет кулланучылар 2020 елда да җиңел истә кала торган гади парольләр кулланган. Алар иминлеккә игътибар итмәгән. Парольләр белән идарә итә торган NordPass компаниясе аналитиклары шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Иң популяр 200 парольдән рейтинг төзелгән. Аларның иң күп кулланыла торган бишесе исемлегенә түбәндәгеләр керә: «123456789», «picture1», «password» һәм «12345678». Иң популяр пароль — «123456». Бу парольне 2020 елда 23 миллионнан артык тапкыр ватканнар. 

Аналитиклар сүзләренчә, истә калдыру җайлы булганга, кулланучылар гади пароль файдалануны кулайрак күрә. Күпләр пароль урынына сүгенү сүзләре, саннар, исемнәр һәм азык-төлек атамаларын файдалана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар