Даун синдромлы кешеләрнең акыл эшчәнлеген яхшыртып буламы?

Хәзергә кадәр Даун синдромлы кешеләрнең когнитив тайпылышларын төзәтеп булмый дип саналды. Ләкин яңа мәгълүматлар моның киресен раслый.

Даун синдромы хромосома патологиясе булып санала, ягъни 21 нче хромосоманың өстәмә күчермәсе була. Генетикларның озак вакыт дәвамында мондый пациентларны генетик тайпылышлар буларак кына каравы гаҗәп түгел. Әмма Сан-Францисконың Калифорния университеты хезмәткәрләре уздырган яңа тикшеренү моңа яңа төрле караш тәкъдим итә. бу хакта "Здоровье" басмасы яза.

Галимнәр авыруның сәбәбен түгел һәм нәтиҗәсен өйрәнгән. Баш мие күзәнәкләрендә молекуляр процессларга игътибар иткән. Тикшеренүне лаборатория тычканнарында уздырганнар. Даун синдромына охшаш генетик үзенчәлекләре булган тычканнар кулланганнар. Тәҗрибә хайваннарының гиппокамп күзәнәкләрендә – баш миендәге озак вакытлы хәтер һәм уку өлешендә, билгеле бер аксым эшләнеп чыгу шактый кимегән була. Алдагы этапта галимнәр бу аксым эшләнү кимүне туктатырга тырышканнар. Шуның аркасында тычканнарның когнитив функцияләре шактый гына яхшырган. “Даун синдромын дәвалауда беренче мөһим адымны ясадык. Якын арада мондый диагнозлы кешеләрнең хәлен яхшыртырга өйрәнербез дип өметләнәбез”, - дигән тикшеренү авторлары.