Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга отпускны кайсы айда алу отышлырак?

Гыйнвар белән майда отпуск алу файдалы түгел.

news_top_970_100
Киләсе елга отпускны кайсы айда алу отышлырак?
https://pixabay.com

Киләсе елга апрельдә, июньдә һәм декабрьдә отпуск алу отышлы, майда алу акча ягыннан файдалы түгел. Бу турыда РИА Новости экспертларга сылтама белән хәбәр итте.

«2022 елда отпуск алу өчен апрель һәм июнь файдалы. Гыйнварда озын яллар түләнә торган була. Май бәйрәмнәре арасында алу финанс ягыннан отышлы түгел», — ди белгеч Татьяна Голубева.

Ул май бәйрәмнәре арасында отпуск алмаска киңәш итә.

Галим Марина Буянова сүзләренчә, файда кешенең максатына карап билгеләнә. Кыш көне отпускны Яңа ел каникулларына кадәр яки каникулдан соң ук алырга кирәк. Бу очракта яллар бәйрәм көннәре хисабына озыная.

Эксперт бәйрәм көннәренә туры китереп отпуск алмаска киңәш итә.

«Яңа ел каникулындагы ун көннең барысы да бәйрәм көн түгел, бәйрәм көннәр өчен генә отпускка өстәмә ял көне бирелә. Аны отпускка кушарга яки башка вакытта кулланырга мөмкин», — ди ул.

Эксперт сүзләренчә, май бәйрәме белән дә шундый ук аналогия була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100