Ялкынсынган эчәклек синдромын дәвалап буламы?

Әлеге сорауга гастроэнтеролог Ләйсән Тимуршина җавап бирә.

Ялкынсынган эчәклек синдромы авыруы белән дөньядагы халыкның 10-20 проценты интегә. Еш кына авыручылар табибка бик соң мөрәҗәгать итә. Әлеге авыру 30-40 яшьтәге кешеләрдә очрый. Шулай ук ялкынсынган эчәклек синдромы авыруы 50 яшькә тикле булган хатын-кызларда күбрәк очрый. 

Ялкынсынган эчәклек синдромының нәрсәдән килеп чыгуы төгәл билгеле түгел, шулай да аның барлыкка килүенең ике факторын аерып күрсәтәләр. Бу - балачакта яисә олырак яшьтә булган стресс һәм эчәк инфекциясе кичерү нәтиҗәсендә. Авыруларның барысы да эч авыртуыннан, метеоризмнан һәм эчәк эшчәнлегенең начарлануыннан, газ җыелуыннан зарлана. Шулай ук әлеге авыру вакытында гастроэнтерология өлкәсенә кагылмаган симптомнар да булырга мөмкин. Мисал өчен, баш яки арка авыртуы, һава җитмәү һ.б. 

Ялкынсынган эчәклек синдромы булган авыруларга гастроэнтеролог белән рәттән еш кына психиатрга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки кайбер очракта антидепрессантлар белән дәвалау да кирәк булырга мөмкин. Шулай да бу авыру җиңел дәвалана. Моның өчен табиб кушкан барлык киңәшләрне дә үтәргә кирәк. Бигрәк тә диета сакларга, стрессны киметергә, психоэмоциональ хәлне тотрыкландырырга киңәш ителә.