Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшкә урнашырга килүчене кадровиклар ничек сыный?

Сөйләшү күңелегезгә ятмаса, итагатьле иттереп кенә чыгып китә аласыз.

news_top_970_100
Эшкә урнашырга килүчене кадровиклар ничек сыный?
https://pixabay.com/ru

Эшкә урнашырга дип килгән кешеләр оешма җитәкчесе белән аралашканчы, башта кадрлар буенча хезмәткәр «иләгеннән» уза. Киңәшләр сайтында кадровикларның «серләре» чыкты.

Стресс-тест — тыныч кына сөйләшеп утырганда, кычкырып аңлата башлау. Бу очракта кадрлар белгече фикеренчә, эшкә урнашырга теләүче сынауны тыныч кына узарга тиеш. Бу эш бик кирәк булса, түзәргә туры килә инде.

Күрмәмешкә салышу, көттерү — бик еш таралган сынау. Кешене ишек төбендә тоткарлыйлар, ун минут саен аңа кирәкле кеше бушамавын әйтеп торалар, имеш, ул бушагач та сезне чакырыр.

Кадровик кисәк кенә кандидатны күрмәмешкә салышу да тест булып тора. Ул әле генә синең белән сөйләшә иде, хәзер исә шалтыратуга җавап бирә яки бөтенләй кандидатка игътибар итми. Бу очракта очрашуны башка көнгә күчерүне сорау хәерле. Шулай итү кандидат җитди, ул үзенең дә, башка кешенең дә вакытын ихтирам итә дигәнне аңлатачак.

Сәер сораулар һәм үтенечләр — иҗадилыкны тикшерә торган тест. Гадәттә, андый сорауларга дөрес җавап булмый һәм була да алмый. Ләкин бер төрле җавап та бирмәү хата була. 

Коллектив белән очрашу — кадровик белән сөйләшкәч үк кандидатны коллектив белән таныштыру да тест була. Очрашудан соң кадровик коллективтагы кешеләрдән сезнең турыда фикерләрен сораштырачак. 

Интервью вакытында яшерен тикшерүләр дә була. Сөйләшергә килгәндә бөтен вак-төяккә игътибар итегез. Бер оешма җитәкчесе аш бүлмәсендә сөйләшергә яраткан. Ул булачак хезмәткәргә кофе тәкъдим иткән, аннары тикшереп утырган. Чокырын теләсә кайда калдыра торган кандидатларны эшкә алмаганнар.

Тагын бер кадровик ялгыш кына ручка төшереп җибәрә. Ул кандидатның автомат рәвештә барлыкка килә торган рефлексларын тикшерә. Ручка төшеп китүгә иелә башлаган кандидатлар аның өчен яхшы була.

Киңәш — әгәр кадровикның сынаулары ошамаса, шунда ук сөйләшүне туктатыгыз һәм итагатьле генә саубуллашып китегез. Адекват булмаган кешеләр белән вакыт әрәм итмәгез, сәламәтлек әһәмиятлерәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100