Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юкә чәчәген кайчан җыялар?

Юкә чәчәген җыяр чак та җитте. Аның файдасы турында үләнче Рушания ханым сөйли.

news_top_970_100
Юкә чәчәген кайчан җыялар?
https://pixabay.com/ru

Юкә чәчәк ата башлады. Урман буенда яшәгәч, юкә чәчәгенең хуш исенә уянабыз, йокларга ятабыз. Юкә чәчәге бик шифалы. Бигрәк тә әле ачылып бетмәгән чагында. Юкә агачының яфраклары да файдалы. Тәүлекнең иң озын көннәре вакытында шифалы үләннәрне җыярга тырышырга кирәк. Сары мәтрүшкәне дә, зәңгәр мәтрүшкәне дә, кырлыган (иван-чай) чәен дә һәм башкаларны да.

Юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә (противовоспалительный), бәвел кудыра һәм спазмнарны киметә, тынычландыра торган үзлеккә ия. Шулай ук авыртуны да баса. Йөткергәндә какырыкны да кубара ала. Төрле авырулар вакытында температураны да бик яхшы төшерә.

Юкә чәчәген коры килеш ябыгу өчен кулланалар. Юкә чәчәген кофетарткычта он рәвешенә килгәнче вакларга кирәк. Аны көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы кабарга, — дип язган Рушания ханым үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100