Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен көненә өч хөрмә җимеше ашарга кушалар?

Хөрмә җимеше нәтиҗәле иммуностимулятор булып тора, яман шешкә каршы көрәшергә булыша, эч кибүләрдән ярдәм итә, йөрәкне саклый.

news_top_970_100
Ни өчен көненә өч хөрмә җимеше ашарга кушалар?
pixabay.com/ru

Организмны «рәткә китерү» өчен көненә нибары өч хөрмә җимеше ашау да җитә, дип хәбәр итә «МедикФорум» сайты. Әлеге җимеш үзенә бик күп файдалы матдәләрне җыйган, шуңа да төрле авыруларны дәвалау үзлегенә ия.

Ашкайнату. Хөрмә җимеше эч кибү, ашказаны белән бәйле булган проблемалар вакытында ярдәм итә, тулаем алганда, ашказаны кайнату функциясен яхшырта.

Иммун системасы. Әлеге җимешнең составы витаминнарга бик бай: А, В, К, тимер, бакыр, магний, селен, цинк, калий, башка мөһим минераллар. Әлеге матдәләрнең комбинациясе организмның саклагыч көчләрен арттыра, сөякләрне ныгыта, ялкынсынуга каршы тәэсир итә, тире картаюын тоткарлый.

Кан тамырлары. Хөрмә җимешен даими куллану кан тамырларында кальций тозлары утыруга каршы көрәшә — атеросклероздан саклый.

Йөрәк. Калийга бай булган өч хөрмә ашап, без йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалауны тәэмин итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100