Тузан, яңгыр, кар уразаны бозамы?

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков ураза тотучыга тузан, яңгыр, кар эләгү очракларын аңлатты.
Тузан эләксә, бозмый. Яңгыр телгә эләгеп, аны йотса, шул вакытта боза уразаны. Ләкин ялгышлык белән йоткан булса, каза гына кирәк була. Ләкин белә торып йотса, ялгышлык белән түгел, ул вакытта кәффәрәт тә кирәк була. Чөнки ул аны белеп бозган була. Кар шулай ук.