news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме кайчан була?

Быел Казанда 5,5 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырачак.

news_top
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме кайчан була?

24 майда Казанда Кремль янында Казансу яры буенда шәһәркүләм «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булачак. Чыгарылыш сыйныфларны сәламләргә укытучылар, мәктәп директорлары, югары уку йорты ректорлары килә. Бу турыда эшлекле дүшәмбе барышында Казан башкарма комитеты утырышында билгеле булды.

Бәйрәмнең төп мизгеле 300 чыгарылыш укучысының һәм тагын 150 бию парының бергәләп башкарган мәктәп вальсы булачак.

Шулай ук бу көнне бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне котлыйлар.

Чыгарылыш сыйныфлар өчен «Music Box-2017» премиясе иясе, Муз-ТВ һәм «Алтын граммофон» лауреаты, Казан укучыларын сораштырудан ачыклап, иң популяр дип табылган җырчы Ханна чыгыш ясаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар